Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
«Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко Түбән Камага килде
Икътисад
  • 18 Июль 2019 - 16:24
  • Караулар: 44

Түбән Кама эшмәкәрләре «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко белән очрашты. Очрашуда 40 ка якын эшкуар катнашты.

Казан кунагы үз эшчәнлекләре белән таныштырып үтте, шулай ук «Партия Роста» («Үсеш партиясе») программасы тезисларын тәкъдим итте. Партия Дәүләт Советына сайлауга үз вәкилләрен тәкъдим иткән. Сәяси структура кече һәм урта эшкуарлык мәнфәгатьләрен яклау, партия проектлары арасында исә - дәүләт сатып алулары турындагы закондагы җитешсезлекләрне бетерү, дәүләт субсидиясен арттыру, банк өлкәсенә үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләрне күтәрә.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*