Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада Россия-Германия кабельләр заводы үз мөмкинлекләрен киңәйтә
Икътисад
  • 12 Июль 2019 - 12:25
  • Караулар: 19
"Преттль-НК" үз җитештерүен үзгәртергә һәм бакыр урынына алюминий үзәкле кабельләр чыгарырга планлаштыра. Бүгенге көндә Түбән Кама заводы елына 4 мең тоннага якын бакыр һәм 12 мең тонна пластикат куллана: алардан автомобильләр өчен чыбыклар ясыйлар.



"Преттль-НК " – автомобиль сәнәгате  өчен кабельләр һәм жгутлар җитештерүче Россия-Германия предприятиесе. Капиталның яртысыннан артыгы - алманлыларда. "Преттль " - гаилә компаниясе, ул  дөньяның 25 илендә 35 заводка ия, компаниянең гомуми әйләнеше якынча 1 млрд евро тәшкил итә.



Түбән Камада "Преттль-НК" предприятиесенең еллык әйләнеше -  якынча 2 млрд  сум, биредә  350 ләп белгеч эшли.  Предприятие белән идарә итүче Олег Поляк сүзләренчә, 1994 елдан компания табышы ел саен 20-30 процентка үсә бара. Компанияне яңа дәрәҗәгә дөньяның иң эре автомобиль җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүе чыгарган. Хәзер инде яңа буын Volkswagen Polo машиналары өчен кабельләр җитештерү әзерләнә, Түбән Камада җитештерелгән чыбык белән LADA Vesta автомобильләре  100 процентка тәэмин ителә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар