ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
31 Октябрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
«Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистрлык программасы буенча грант конкурсы игълан ителә
Икътисад
  • 12 Июль 2019 - 09:35
  • Караулар: 94

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Икътисад югары мәктәбе"  МТУ    Урбанистика югары мәктәбе һәм  "Шухов Лаб" лабораториясе  белән берлектә, Татарстан Республикасы студентлары өчен «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру»  халыкара магистрлык программасы буенча икенче грант конкурсы игълан итә. 

Бер грант 950 мең сумга кадәр булачак. Бу суммага белем алу һәм тулай торакта яшәү бәясе кергән.  Уку дәверендә безнең студентлар киләчәктә  шәһәр проблемаларын хәл итү өчен гамәли рекомендацияләр нигезенә салыначак проектларны тикшерү һәм эшләү белән шөгыльләнәчәк. Белем бирү  «укыту процессында эшләү» принцибы буенча төзелгән.  Программаның академик җитәкчесе -  Барселонаның элеккеге баш архитекторы һәм "Шухов Лаб" директоры Висенте Гуаярт.  


Жюри әгъзалары 20 кешене сайлап алачак, 12 - 14 августта сайлап алуның икенче этабы узачак,  аның нәтиҗәләре буенча 5 кеше укырга тәкъдим ителәчәк, ә тагын 5 кешене сайлап алынган кандидатлар укырга бара алмаган очрак өчен резервка куячаклар.

Стипендиаты 2017 года

Катнашу өчен инглиз телен яхшы белүче  һәм архитектура, шәһәр төзелешен планлаштыру, дизайн, инженер, социология, география, мәгълүмати технологияләр кебек белгечлекләр буенча бакалавр дипломы булган 20- 35 яшьлек  татарстанлылар чакырыла.

Гаризалар 10 июльдән 10 августка кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны  urban.hse.ru/grant/ сайтында тутырырга кирәк. 




Фото һәм видео: Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики»


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*