Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада җитештерелгән май һәм катык республикада иң сыйфатлы продукцияләр исемлегенә керде
Икътисад
  • 11 Июль 2019 - 16:15
  • Караулар: 22
Түбән Кама сөт комбинатының берьюлы ике продукты – «Домашкино» сәүдә маркасы белән чыгучы май һәм катык «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2019»  конкурсы лауреатлары булды. 

Май  - конкурс лауреаты, катык  дипломант буларак танылды. Быел конкурста 453 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим иткән 230 товар җитештерүче катнашты. Шуларның 135 е лауреат булды һәм үз продукциясен дәрәҗәле логотип белән маркировкалау хокукы алды. 

«Хәзер базарда көндәшлек нык үсте. Конкурста катнашып,  продукциянең ГОСТ һәм техник регламентларның барлык таләпләренә туры килүен, аның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуын күрсәтергә мөмкин», - ди Росстандартның төбәк бүлеге вәкиле Андрей Макаров. 

Түбән Кама сөт комбинаты 1972 елда төзелгән. Предприятие елына  консервантлар, стабилизатор һәм үсемлек майлары кушылмаган  20 мең тоннага якын  сөт продукциясе җитештерә. Комбинат сөт эшкәртү буенча да, әзер продукцияне төргәкләү буенча да заманча югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредәге продукция  «Домашкино» сәүдә маркасы белән чыга.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*