ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Кама эшмәкәрләре үз товарларын махсус электрон мәйданчык аша сата алачак
Икътисад
  • 02 Июль 2019 - 14:15
  • Караулар: 76
Бүген Казанда Татарстанда җитештерелгән продукцияне алга этәрү системасын тәкъдим иттеләр. 

Система «Биржа мәйданчыгы» электрон ресурс базасында булдырылган. Анда  кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен   республикада теге яки бу товарга ихтыяҗ турында мәгълүмат бирелә,  товарның барлык характеристикалары һәм кирәкле сатып алу күләме тасвирлана. Әлеге мәгълүматка ия булган җирле җитештерүче система аша заказчыга үзебездә эшләнгән  продукцияне сату буенча үз шартларын тәкъдим итә алачак. 

   ТР икътисад министры сүзләренә караганда, ул яңа системадан канәгать һәм аның аша контрактлар төзегән инде. «Әлегә продукцияне сатып алырга әзер булган оешмалар аз, әмма инде хәзер үк аның эшендәге уңай якларны да билгеләп үтәргә мөмкин, - диде Фәрит Габделганиев. - Әйтик, кайбер компанияләр бар, бигрәк тә дәүләт катнашындагы, аларга  «урамнан» болай гына кереп булмый: төрле бүлекләрдә күпсанлы килешүләр төзергә кирәк. Ә монда җиңелрәк. Шул ук водоканал предприятиеләре, төзелеш фирмалары катнаша алырлык сатып алулар бар». 

Сатып алу процедурасы 48 сәгать дәвам итә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар