ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Төзелеш басмалары, торбаүткәргечләр һәм гражданлык авиациясе
Икътисад
  • 14 Июнь 2019 - 13:15
  • Караулар: 70

Түбән Кама муниципаль районының инвестицион каталогына 50дән артык проект кертелгән инде. Якын киләчәктә алар 41 мрлд сум инвестицияләр җәлеп итүне һәм 7 мең эш урыны булдыруны күздә тота. Хәзерге вакытта 4,3 млрд сумлык проектлар гамәлгә ашырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2017 ел ахырында Түбән Кама АСИҮТ статусы алды. Бу вакыт эчендә 8 компания территория резиденты булды. 2019 елга бурыч – тагын 8 резидент җәлеп итү.

Бүген Түбән Камада үткән Инвестицион совет кысаларында өч проект каралды, аларның икесе АСИҮТ резиденты статусын алуга дәгъва кыла. Эшлекле утырыш Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислегендә узды. Карала торган проектларның җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 690 млн сум тәшкил итә, шулай ук 100 яңа тотрыклы эш урыны булдыру көтелә.

Беренче булып, Түбән Камада елына 5000 тонна куәтле модульле басмалар җитештерүне оештыру проекты карап тикшерелде. Инициаторлар - «Волга» төзелеш төркеме һәм «Зетта» предприятиесе. Компания вәкилләренең сүзләренә караганда, проектның җәлеп итүчәнлеге шунда ки, хәзерге вакытта Россиядә модульле басмалар җитештерү юк, һәм предприятиеләргә аларны читтән кайтартырга туры килә. Күздә тотылган җитештерүнең төп күрсәткечләренең берсе - конструкцияләрнең куркынычсызлыгы, шул исәптән металлны ныклыгы белән аерылып тормаган агач поддоннар урынына куллану. Республика күзәтү Советында заявка хупланган очракта, проект «Түбән Кама» АСИҮТ резиденты статусын алуга дәгъва итә.

АСИҮТ һәм «Түбән Кама» сәнәгать паркының тагын бер потенциаль резиденты - «Симпл» компаниясе. Ул полимер торбалар һәм фитинглар чыгару белән шөгыльләнә. Предприятиене чимал белән «Сибур» һәм «Нижнекамскнефтехим» компанияләре тәэмин итә. «Симпл» үзенең җитештерү масштабын арттырырга планлаштыра, хәзерге вакытта алар айга 80 км торба чыгара. Яңа проектка инвестицияләр күләме 50 млн сум тәшкил итә, чыгым каплану срогы – 3,5 ел. Елына планлаштырылган керем-15-20 млн сум. Хәзерге вакытта компания полипропилен һәм металлополимер торбалар һәм фитинглар җитештерү өчен җиһазлар комплекты сатып алган, чимал һәм материаллар белән тәэмин итү һәм әзер продукцияне сату буенча килешүләр төзегән.

Бүген өченче проект самолетларга бозлануга каршы сыеклык һәм күтәрелү-утырту полосалары өчен бозлавыкка каршы реагент җитештерә торган «Нижнекамскавиа» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителде. Предприятие үз производствосын «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә урнаштырырга планлаштыра. Проект патент белән якланган, аның авторы-бүгенге көндә үз инвестиция проектын тәкъдир иткән Олег Заборников. Җитештерү өчен кирәкле чималны предприятие турыдан-туры җитештерүче «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ сатып ала, бу исә китерү чыгымнарын киметергә

мөмкинлек бирә. "Нижнекамскавиа" предприятиесе проектка 40 млн сум кертергә һәм 25 даими эш урыны булдырырга планлаштыра. Әзер продукция Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсе, Урал һәм Себер кебек төбәкләр аэропортларына озатылачак. Проектның чыгымын каплау срогы 3 ел тәшкил итәргә тиеш.

Проект турында фикер алышканда Айдар Метшин экологик өлешкә аерым игътибар бирде – яңа производство барлык стандартларга туры килергә һәм куркынычсыз булырга тиеш. Моның өчен хәзерге вакытта инвестпроект экологик хезмәтләр һәм Роспотребнадзор ягыннан тикшерү үтә.

Түбән Кама муниципаль районы Инвестицион советы утырышы нәтиҗәләре буенча барлык өч проект да уңай бәяләмә алды һәм гомуми каталогка кертеләчәк, моннан тыш, «Идел» Төзелеш басмалары» һәм «Симпл» ҖЧҖ компанияләре проектлары якын арада шулай ук «Түбән Кама» АСИҮТ резидентларына керүне карау өчен республика дәрәҗәсенә чыгарылачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*