ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
4 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
Старт – 2021 елда: Түбән Каманы урап уза торган трасса һәм Кама аша берничә дистә миллиард сумлык күпер нигә кирәк
Икътисад
  • 14 Июнь 2019 - 12:20
  • Караулар: 73

Яр Чаллы һәм Түбән Каманы урап уза торган 89 км озынлыктагы автомобиль юлын төзү (М-7 "Волга" трассасы) 2021 елда башлана, дип хәбәр итә РИА «Новости».

"Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узуны проектлаштыру башланды. 2021 елда эзләнүләрне төгәллибез: Мамадыш, Түбән Кама, Зәй, Тукай районнары аша уза торган трассасының оптималь маршрутын сайлаячакбыз һәм проектны эшләячәкбез. Төзелешне шушы ук елда башларга планлаштырабыз", - диелә Росавтодор хәбәрендә.

Шулай ук "Волга" М-7 трассасының яңа участогы 89 километр озынлыкта булачак, дип билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерәбез, яңа магистраль бүген М7 «Волга» федераль трассасы буенча барган транзит йөк агымын күчерү өчен уйланылган. Объектның бәясе 2018 ел бәяләре белән 71,4 млрд сум исәпләнә. Соколка районында Кама аша күпер дә төзеләчәк.

Бүген М7 буенча бара торган транзит транспорты Яр Чаллы, аннары Түбән Кама шәһәрләре эченә үтеп керергә мәҗбүр. Бу шәһәрләр буенча М7 трассасы узуына 80нче елларда ук совет проектчылары нигез салган иде, һәм бу трассаны шәһәрләрне урап уза торган итеп салуның башка варианты да юк иде. Эш шунда ки, республиканың көнбатыш өлешеннән Кама аръягына бер генә юл буенча эләгергә мөмкин — Түбән Кама ГЭС плотинасында төзелгән Кама елгасы аша күпер кичүе. Аның терәкләре плотина нигезенә урнаштырылган, димәк, катгый билгеләнгән транспорт йөкләнешенә исәпләнгән һәм трафикны арттыру өчен өстәмә полосага түзмәячәк.

Шул ук вакытта 30 ел элек төзелгән ГЭСтагы күпер кичүе капиталь ремонтка ябыла алмый, чөнки әйләнеч юллар юк, дип билгеләп үтә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре. «Әлбәттә, биредә ел саен профилактик ремонт эшләре алып барыла, әмма бу транспорт артериясен техник яктан киңәйтү мөмкин түгел. Плотинада терәкләр түзмәячәк», - дип аңлата ведомство белгечләре. Алар бәяләгәнчә, узган ел транспорт хәрәкәте ешлыгы норматив күрсәткечтән 3 тапкыр артып киткән - норма 15 мең булса да, тәүлегенә 45-50 мең йөк автомобиле уза.

Якынча бәяләүләр буенча, Кама аша күпернең озынлыгы 1,95 км тәшкил итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*