Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
13 көн калды
ФОТО: Айдар Метшин, Тимур Ногманов һәм Түбән Кама эшмәкәрләре фикер алышты
Икътисад
  • 14 Май 2019 - 17:09
  • Караулар: 50
Бүген Түбән Кама эшмәкәрләренең республика бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов һәм шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуы үтте,дип яза  «БИЗНЕС Online». 

Эшмәкәрләргә командаларга бүленергә, районда бизнесның төп кыенлыкларын формалаштырырга һәм әлеге проблемаларны хәл итү вариантларын уйларга тәкъдим иттеләр. Командалар эшендә эшмәкәрләр белән бергә Түбән Кама мэры Айдар Метшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов, аның урынбасары Радмир Беляев, күзәтчелек ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бизнес-омбудсмен командасы атап үтелгән проблемаларны анализлаячак һәм җирле хакимияткә ирештеречәк. Түбән Кама башкарма комитетында  тәкъдим ителгән карарларга таянып, эш планы эшләргә кирәк  булачак. очрашуның максаты -   эшлекле активлыкны арттыру һәм районда бизнес-климатны яхшырту. Тимур Ногманов сүзләренә караганда, мондый очрашулар Татарстанның тагын 15 районында узачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар