Рус Тат
Түбән Кама белән Кытайның Цзяочжоу шәһәре арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды
Икътисад
  • 13 Май 2019 - 10:41
  • Караулар: 26
Түбән Камада Кытайның  Цзяочжоу шәһәреннән делегация булып китте. Цзяочжоу мэры Би Вэй Чжунь, җирле хөкүмәт җитәкчеләре,  Шаньдун провинциясенең бизнес вәкилләре  Түбән Камада социаль-икътисадый үсеш территориясе,  сәнәгать парклары мөмкинлекләрен бәяләделәр.

"Кытай коллегаларыбыз күргәннәреннән канәгать калдылар, киләчәктә эшкуарлык өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә  –  мәгариф, мәдәният, туризм кебек тармакларда да дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга ниятлиләр», - дип белдерде Түбән Кама мэры Айдар Метшин.




Кытай кунаклары Түбән Кама шәһәренең " Пионер" индустриаль паркында булдылар. Аларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев озата йөрде. 

Соңрак делегация Яр Чаллы шәһәрендә Haier заводында булды. Кунаклар составында Цзяочжоу фирмаларының идарә рәисләре бар. Фирмалар Түбән Каманы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак бәялиләр.



Очрашуның төп вакыйгасы -  Түбән Кама һәм Цзяочжоу арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую. Россия ягыннан документны Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Кытай ягыннан Цзяочжоу Би Вэй Чжунь имзалады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*