Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
Кама Аланында верфьтә эшләячәк белгечләрне яңа ресурс үзәгендә укытырга тәкъдим итәләр
Икътисад
  • 13 Май 2019 - 10:25
  • Караулар: 77
Кама Аланында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча республика баланс комиссиясе утырышы узды.

Эшче төркем Кама Аланы предприятиеләрендә булды, аннары  республика муниципаль берәмлекләрендә КУЭ стратегик үсеше бүлеге башлыгы Ислам Шәрифуллин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, эшмәкәрләр катнашында түгәрәк өстәл узды. 



Утырышта Кама Аланын максатчан республика программаларына кертү мәсьәләсен күтәрделәр, КУЭ финанс ярдәме чаралары турында сөйләделәр, төзелеше 6 млрд сумга исәпләнгән «Сембер верфе»  турында фикер алыштылар. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен (ә яңа производствога 350 эшче кирәк булачак) Түбән Кама күп профильле көллияте базасында ресурс үзәге булдыруны тәкъдим иттеләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*