ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Айрат Хәйруллин:"Илебездә җитештерелүче гадәттәге ризыклар бар, һәм безгә бу традицияләрне сакларга һәм үстерергә кирәк".
Икътисад
  • 02 Май 2019 - 16:07
  • Караулар: 102
Милли  ассоциация чит илдән ит һәм сөт продукциясен кертүне тыю һәм терлек продукциясен законсыз кертү өчен җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хуплады.

Пармезан, хамон һәм прошутто кебек продуктларга ихтыяҗ бар икән, импортны алмаштыруны бу товарлар буенча да үткәрергә мөмкин, дип аңлата Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин. 

"Бу продуктларны илгә кертүне тыю аларны киләчәктә сату өчен алып кайтучыларга гына кагылырга тиеш.  Ә инде шәхси файдалану өчен хамон һәм пармезан алып кайтуга килгәндә, анысына каршы килеп булмый", - дип саный Айрат Хәйруллин. 

"Илебездә җитештерелүче гадәттәге ризыклар бар, һәм безгә бу традицияләрне сакларга һәм үстерергә кирәк. Мәсәлән, ат казылыгы, каклаган каз. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки мин  - татар кешесе. Минем гаиләмдә  һәм туганнарымның гаиләсендә  суыткычта  һәрвакыт казылык бар", - ди Айрат Хәйруллин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*