Рус Тат
Россия сәнәгать үсеше фонды Түбән Каманың «Камэнергомаш» җәмгыятенә 400 млн сум күләмендә ташламалы кредитны хуплады
Икътисад
  • 18 Апрель 2019 - 15:28
  • Караулар: 45
Бүген РФ сәнәгать үсеше фонды  Түбән Кама алгарышлы  социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булган «Камэнергомаш» ҖЧҖ өчен еллык 1% лы 398 млн сумлык кредитны хуплады.

Бу  -  Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең  РФ сәнәгать үсеше фонды белән үзара  хезмәттәшлегенең  беренче уңышлы тәҗрибәсе.

«Камэнергомаш» ҖЧҖ алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын күптән түгел – 2018 елның сентябрендә алды. Бүгенге көндә Түбән Каманың төзелеш индустриясе базасы  районында газ турбиналы җайланмаларга детальләр җитештерү буенча 29 мең квадрат метр мәйданда яңа  комплекс төзелә. Биредә 170 млн сум күләмендә инвестиция үзләштерелгән һәм 83 эш урыны булдырылган. Планда - тагын 169 яңа эш урыны булдыру. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, Түбән Кама эшмәкәрлеккә  ярдәм итү һәм  үстерү үзәге предприятиеләр вәкилләренә РФ сәнәгать үсеше фондына  гариза бирүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*