Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Камада узган халыкара инвестиция форумының төп нәтиҗәләре белән таныштырды
Икътисад
  • 16 Апрель 2019 - 10:20
  • Караулар: 20
Айдар Метшин Түбән Камада узган халыкара инвестиция форумын уңай бәяләде. Чарада меңгә якын кеше катнашты, иң зур делегация Кытай вәкиллегеннән – йөзгә якын кунак килде, дип хәбәр итте чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

"Форум  Түбән Каманың алгарышлы территория буларак үсешенә, кече һәм урта эшкуарлык тармагына, шул исәптән эре бизнес һәм нефть химиясе сәнәгать предприятиеләре белән кооперациягә  якын араларда  ук яңа этәргеч бирәчәк", - дип белдерде Айдар Метшин. Ул шулай ук форум барышында  имзаланган килешүләрне дә атап узды: бу - инвестицияләрнең  гомуми күләме  2,4 млрд  сум тәшкил иткән 23 документ, алар өстәмә 900 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Сүз төрле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында бара, алар арасында  4 йолдызлы кунакханә комплексы (300 млн сум), төзелеш үзәге (450 млн сум), фитнес-үзәк (190 млн сум), сәүдә-эшлекле офис үзәге (357 млн сум) төзү, авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате үсешенә бәйле проектлар бар. 

"Без территориябездә бизнес үсеше өчен уңай шартлар булдыруның мөһимлеген аңлыйбыз, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Инвесторлар нәкъ менә  "уен кагыйдәләре" төгәл язылган, заманча стандартлар гамәлдә булган, салым преференцияләре билгеләнгән, ә куркыныч очраклар минимумга җиткерелгән, инфраструктура өчен кирәкле шартлар тудырылган уңайлы эшлекле климат булган җиргә бара". 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар