Рус Тат
Түбән Камада "Камасталь" предприятиесе үз эшчәнлеген башлады
Икътисад
  • 15 Апрель 2019 - 12:19
  • Караулар: 83
12 апрель көнне  Түбән Камада ачылган «Камасталь» заводы Россиядә «ак» көнкүреш техникасы өчен буялган корыч өслекләр җитештерүдә  бердәнбер предприятие булачак.

«Ак техника» дигәндә без аның төсен түгел, ә көнкүрештә кулланылучы аерым  җиһазларны күздә  тотабыз. Бу төргә  электроникага карамый торган җайланмалар: су җылыткычлар, кухня плитәләре, суыткычлар, микродулкынлы мичләр һәм башкалар керә. Мондый техника корпусларын ясау өчен  шома өслекле түгел, ә кытыршы корыч материал кулланыла.



"Мондый корычны буяуга таләпләр бик катгый, - ди  «Камасталь» заводы генераль директоры Алевтина Кузьмина. - Бездә бу таләпләрне үтәү өчен  бөтен мөмкинлекләр бар, моннан тыш, без буяганнан соң өслектәге кытыршылыкларны да үзебез ясыйбыз".

Бүгенге көндә Россиядә мондый корыч җитештерүче предприятиеләр юк. Шуңа күрә әлегә кадәр чимал Кытай һәм Кореядән кайтартыла иде. Хәзер исә Россия җитештерүчеләренә «Камасталь» белән килешүләр төзү күпкә отышлырак булачак.  Haier  компаниясе мондый килешүне төзегән инде, тиздән  Яшел Үзәннең  POZIS предприятиесе белән килешү төзү көтелә.  Һичшиксез, яңа мөмкинлекләргә акрынлап Россиянең башка профильле җитештерүчеләре дә кушылыр. Моннан тыш, 2020 елда «Камасталь» Белоруссия, Казахстан һәм Украинага продукция чыгара башларга ниятли.



Хәзерге вакытта заводта 66 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы – 43 мең сум. Киләсе елда, ике сменалы эш графигына күчкәннән соң,  штат 114 кешегә җитәчәк.  Айдар Метшин бүгенге киңәшмәдә  заводка эшкә  җирле халыкны җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады.  Район башлыгы сүзләренә караганда, әлегә заводта 15 чит ил гражданы эшли, алар безнең белгечләрне эш барышына өйрәтәләр. Тора-бара  предприятиедә берничә Кытай топ-менеджерын калдырып, калган эшчеләрне үз җирлегебездән  җәлеп итәчәкләр.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*