Рус Тат
Түбән Камада узган халыкара форумда 2,5 млрд сумлык 23 инвестиция проекты имзаланды
Икътисад
  • 12 Апрель 2019 - 17:40
  • Караулар: 34

 11-12 апрель көннәрендә Түбән Камада Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама районының инвестиция, иктисадый, кадрлар, фәнни һәм мәдәни потенциалы хакында фикер алыштылар. Фикер алышулар  «ЭТО ТО, СЭР!" ( "БУ НӘКЪ ШУЛ, СЭР" ) халыкара форумы кысаларында узды.

Чарада, Татарстан һәм Россия предприятиеләренең топ-менеджерларын, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүнең төрле өлкәләрендә әйдәп баручы белгечләрне, КХР, Төркия һәм башка илләрдән делегацияләрне, Россия Федерациясе субъектлары һәм Татарстан Республикасы вәкилләрен, чит илдә ТР Вәкаләтле вәкилләрен кертеп, 700дән артык кеше катнашты.


Гамәлдәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, АСИҮТ резидентлары өчен салым ташламалары, шулай ук территорияләрне үстерү перспективалары форумда фикер алышу өчен төп темалар булды.

Форум мәйданчыкларында 4 секция эшләде: "Продукция җибәрү, чимал сатып алу һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча " Нижнекамскнефтехим" ГАҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре", "Продукция җибәрү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча "Татнефть" ГАҖ ("Татнефть-Нефтехим" ИК) белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре", "Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре (АСИҮТ, грантлар, сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар)" һәм "Яңа инвестиция проектларын кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлекләре".


Оештыручылар - Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы һәм ТР Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар