Рус Тат
Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә керү юлын төзекләндерү мәсьәләсе апрель ахырына хәл ителергә мөмкин
Икътисад
  • 13 Апрель 2019 - 19:56
  • Караулар: 50
Апрель ахырына кадәр Чистай ягыннан  Түбән Кама шәһәренә керү  юлын  реконструкцияләү проекты мәсьәләсе  хәл ителергә мөмкин. Бу хакта халыкара инвестиция форумы барышында Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.

"Республика әзер, без актив шөгыльләнәбез, Моношәһәрләр фондына  гариза бирдек, - дип аңлатты Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры. - Гаризалар  апрель ахырына кадәр каралачак. Без бу юнәлештә актив эшлибез".

Билгеле булганча, юлны төзекләндерү бәясе – 335 млн сум.  Әлеге акчаларны Моношәһәрләрне үстерү фондының федераль программасы буенча җәлеп итү планлаштырыла, сумманың 50 проценты - республика бюджетыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар