Рус Тат
«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ акционерларына дивидендлар түләүгә 36 миллиард сум акча тотылачак
Икътисад
  • 12 Апрель 2019 - 14:18
  • Караулар: 20
«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ акционерлары бүген  еллык җыелышларында 2018 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар расладылар. Узган еллардагы бүленмәгән керемне исәпкә алып, акцияләрнең барлык төрләренә дивидендлар 19,94 сум тәшкил итәчәк, нәтиҗәдә, дивидендларның гомуми  суммасы 36,4 миллиард сумга җитә, шулар арасында  гади акцияләргә — 32,1 миллиард сум, өстенлеклеләренә — 4,4 миллиард сум. Дивидендлар акционерларга агымдагы елның 22 апреленә кадәр түләнәчәк.

Билгеле  булганча, 2016 һәм 2017 елларда компания яңа этилен комплексын төзүне финанслау сәбәпле, дивидендлар түләмәде. Моңа кадәр  предприятие  акционерларга чиста керемнең 30 проценты күләмендә дивидендлар  түләп килгән. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар