Рус Тат
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак Түбән Каманың "ТАНЕКО" предприятиесендә булды
Икътисад
  • 11 Апрель 2019 - 09:30
  • Караулар: 71

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең "ТАНЕКО" комплексында булдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Аларны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефть" генераль директоры Наил Мәганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама җылылык электр үзәге директоры Алексей Юмагулов озата йөрделәр.

Дмитрий Козак һәм Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" производство мәйданнарында булдылар, төп объектларны, шул исәптән гидрокрекинг җайланмасын, база майлары производствосын, керосинны гидрочистарту, дизель ягулыгын гидрочистарту производстволарын карадылар.

Аннан комплексның производство процесслары белән автоматлаштырылган идарә итү үзәгендә булдылар. Наил Мәганов компаниянең нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәсендәге уңышлы инвестиция проектларын тәкъдим итте. "ТАНЕКО" турында Наил Мәганов әйтеп узганча, бу -  нефтьне тирәнтен эшкәртүдә яңа технологик дәрәҗәдәге завод. Әлеге проект әйләнә-тирә мохиткә  зарарлы йогынтыны киметергә мөмкинлек бирде. 

 Дмитрий Козак  "Татнефть" компаниясе эшчәнлеген югары бәяләде. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар