Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Камада узачак халыкара икътисадый форум программасы белән таныштырды
Икътисад
  • 08 Апрель 2019 - 11:35
  • Караулар: 33
Айдар Метшин 11,12 апрель көннәрендә Түбән Камада  узачак  "ЭТО ТО,СЭР!" халыкара икътисадый форумы турында мәгълүмат җиткерде. 

Район башлыгы әйтеп узганча, форум кысаларында   инвестицияләрнең гомуми күләме 2,4 млрд  сум тәшкил итәчәк күп кенә килешүләр төзү планлаштырыла. Моннан тыш, "Пионер" индустриаль паркын ачу һәм аның төп  резиденты –  буялган  корыч рулоннар җитештерүче "Камасталь"  Россия-Кытай заводын ачу тантанасы да узачак.

Форумга, Россия кунакларыннан тыш, тугандаш  -  Мармарис һәм Мерсин (Төркия), Мейшань (Кытай) шәһәрләреннән дә делегацияләр килүе көтелә. Бизнес-очрашуда катнашучылар төрле секцияләрдә, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән чараларда катнаша алачаклар. Шулай ук кече шәһәрләргә инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган аерым фикер алышу узачак. Кунаклар Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама  үсеше белән бәйле инвестицион проектларның махсус күргәзмәсен карый алачак, шулай ук республиканың башка АСИҮТ   күргәзмәләре дә тәкъдим ителәчәк.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар