Рус Тат
“ТАНЕКО"да бензин җитештерә башлау Россиядә эшкәртү сәнәгатенең үсешенә китергән
Икътисад
  • 24 Март 2019 - 13:12
  • Караулар: 33

Россия Президенты Владимир Путин катнашында “ТАНЕКО” комплексында автобензин җитештерүне эшләтеп җибәрү Россиядә сәнәгать җитештерүе темпларын тизләтүгә зур өлеш кертте. Бу Россия Икътисад үсеш министрлыгы тарафыннан 2019 елның февраль нәтиҗәләре буенча әзерләнгән эшлекле активлык анализында күрсәтелгән. Әлеге мәгълүмат "Татар-информ" МА  сайтында китерелә.

"Февраль аенда нефть продуктлары чыгаруны 1,1проценттан 5,2 процентка кадәр арттыру эшкәртү сәнәгате динамикасына уңай өлеш кертте, Уңай күренеш Татарстан Республикасында яңа нефть эшкәртү заводларын эшләтеп җибәрү аркасында барлыкка килде", - диелә документ текстында. Эшлекле активлыкка анализ Россия Икътисад үсеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гыйнвар аенда сәнәгать җитештерүе үсеше нефть чыгаруны тотрыклы киңәйтү һәм эшкәртү тармакларының динамикасын торгызу нәтиҗәсендә 1,1 проценттан 4,1 процентка кадәр арткан. "Сәнәгать җитештерүе үсешен тизләтүгә төп өлешне эшкәртү сәнәгате кертте, февраль аенда ул 4,6 процентка үсеш күрсәтте.

Россия Икътисад үсеш министрлыгы бәяләвенчә, эшкәртү тармаклары үсешенең югары темплары гыйнвардагы кимүдән соң "компенсацияләүче" характерда булган”, - дип ачыклана тикшеренүдә.

Россия Федерациясе Икътисад үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 2019 елның февралендә тулаем эчке продукт 0,7 проценттан 1,5 процентка кадәр үскән. "Гомумән алганда, февраль мәгълүматлары быел икътисад үсеше Россия Икътисад үсеш министрлыгы көткәннән югарырак булуын әйтергә мөмкинлек бирә", – дип билгели министрлык аналитиклары.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 12 февралендә “Татнефть” структурасына керә торган “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында автобензин җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Тантана видеоэлемтә режимында узды. Автобензин җитештерүнең проект егәрлеге - елына 1,1 млн тонна. Инвестицияләр 19 млрд сумнан артык тәшкил иткән.Тәүлегенә 3 мең тоннага кадәр сыйфатлы ягулык чыгару планлаштырыла.
 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар