Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2019 елда Түбән Камада гамәлгә ашыру өчен өстенлекле инвестиция проектлары исемлеген раслады
Икътисад
  • 13 Март 2019 - 16:03
  • Караулар: 45
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2019 елда гамәлгә ашыру өчен өстенлекле инвестиция проектлары исемлеген раслады, анда химия производствосы, нефть продуктлары җитештерү, транспорт һәм элемтә, азык-төлек сәнәгате һәм башка юнәлешләр өлкәсендә йөздән артык проект кертелгән.

"Исемлек Татарстанда инвестиция эшчәнлегендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру максатларында расланды. Анда гамәлдәге проектлар да, эшләтеп җибәрү өчен әзерләнүчеләре дә теркәлгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруда инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла", – дип белдерде Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Әйтик, 2019 елда Түбән Кама территориясе өчен өстенлекле проектлар исемлегенә түбәндәгеләр керде: 

- "ИнноКам" территориаль аерымланган инновация-җитештерү үзәген үстерү; 

- елына 40 мең тонна  стретч-пленка җитештерү, "Нижнекамскшина" ГАҖ әзерлек производствосын реконструкцияләү; 

- "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ изопрен һәм синтетик изопрен каучук җитештерү егәрлеген арттыру;

- Мәскәү – Владимир –Түбән Новгород – Казан – Уфа  трассасының Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу участогында Кама елгасы аша күпере булган М-7 "Волга"  автомобиль юлын төзү, шулай ук теплицаларда гөмбә һәм яшелчә үстерү дә күздә тотыла.

Барлык проектлар турында тулы мәгълүматны биредә табарга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*