Рус Тат
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсына гаризалар кабул итү бара
Икътисад
  • 16 Март 2019 - 15:06
  • Караулар: 35

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә республика территориясендә халык куллануы товарлары җитештерүче юридик һәм физик затлар катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- азык-төлек товарлары;

- азык-төлек булмаган халык куллануы товарлары;

- халык һәм сәнгать промыселлары эшләнмәләре;

- хезмәтләр.

Гаризалар 1 апрельгә кадәр  best@tatcsm.ru  электрон адресы аша кабул ителә,  почта аша да җибәрергә мөмкин: 420029, Татарстан Республикасы, Казан шәһ.,  Журналистлар ур., 24 йорт, 323нче бүлмә. ("Татарстан Республикасында Дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" федераль бюджет учреждениесе).

 Лауреатларга һәм I дәрәҗә дипломантларга үз продукцияләре маркаларында реклама максатларында конкурс логотибын кулланырга рөхсәт ителәчәк. 

Ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" җиңүчеләре исемлеге бастырыла, алар Россия Федерациясенең эре субъектларында һәм чит илдә Татарстан Републикасы сәүдә вәкиллекләрендә таратыла. Иң яхшы предприятиеләргә "Татарстанның сыйфат лидеры" бүләге тапшырыла.

Конкурс нигезләмәсе белән танышу өчен сылтама: http://test.tatarstan.ru/rus/contest2.htm

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар