Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
47 көн калды
Тимур Ногманов Түбән Камада эшмәкәрлек тармагы үсешенә югары бәя бирде
Икътисад
  • 08 Февраль 2019 - 16:52
  • Караулар: 78
ТР бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов Түбән Камада эшмәкәрләр һәм потенциаль үзмәшгульләр белән очрашты. Очрашуга шулай ук профессиональ керемгә салым кертү турындагы закон авторларының берсе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та килгән иде. Бизнес-бергәлек белән аралашу һәм проблемалы моментларны ачыклау  өчен  "Ковер" үзәгендә узган очрашуга  Айдар Метшин да килде. 


Беренче булып Казаннан яшь эшмәкәрләр Юлия Райнвайн һәм Лиана Пахарева чыгыш ясады. Алар Түбән Камада яшәүчеләргә "Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге " проектын тәкъдим иттеләр. Һәр яңа эш башлаган эшкуар очраша торган сораулар  турында сөйләделәр. Мәсәлән, мондый эшмәкәрләр Пенсия фондына акча күчерүне туктатырга мөмкин. Очрашуда профессиональ табыш турында Федераль закон турында да җентекләп сөйләштеләр, «Минем салым» кушымтасы белән таныштылар.

Физик затлар да, ялгызы гына ялланган хезмәткәрләрдән башка эшләүче шәхси эшмәкәрләр дә үзмәшгульләр дип танылырга мөмкин. Аларның еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Шунысы кызык, 2019 ел ахырына кадәр клининг хезмәтләре күрсәтүче репетиторлар, нянялар  керемнән салым түләми, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар аннан бөтенләй азат ителә ала.

"Мондый очрашу быел беренче тапкыр уздырыла, - дип билгеләп үтте  Тимур Ногманов. – Һәм очрашуның нәкъ менә биредә булуы очраклы түгел, чөнки Түбән Кама эшлекле климат рейтингында - алдынгы, трендларны нык үзгәртә алган зур шәһәр. Бөтен республика бизнес юнәлеше буенча аска таба бара, ә Түбән Камада без Ак Барс банкы белән бергә үткәргән күзәтүләр буенча динамика бөтенләй башкача. Шәһәрдә бизнес үсеше темасы бик актуаль һәм мөһим, шуңа күрә нәкъ менә биредә очрашырга булдык". 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*