Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Казанда узучы «Даунстрим Россия-2019» конференциясе Түбән Кама предприятиеләрен карау белән төгәлләнәчәк
Икътисад
  • 06 Февраль 2019 - 13:03
  • Караулар: 30
Радмир Беляев бу көннәрдә Казанда уза торган «Даунстрим Россия-2019» 5нче  конференциясендә «Түбән Кама» АСИҮТ сәнәгать мәйданчыгын тәкъдим итте.

Татарстан башкаласына  нефть-газ чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре вәкилләре җыелды. Монда тармакның үсеш юнәлешләре һәм яңа проектларны финанслау мөмкинлекләре турында фикер алышалар.

"Чимал, сәнәгать мәйданчыклары, салым ташламалары, җирле хакимият бизнесына якын килү, бизнесны алып бару, финанс хезмәтләре сайлау – болар барысы да безнең шәһәргә  эшкуарларны  җәлеп итә», - дип сөйләде Радмир Беляев Түбән Кама белән хезмәттәшлекнең өстенлекләре турында.

Конференция өч көн дәвамында уза һәм 7 февральдә Түбән Кама нефть химиясе производстволарына бару белән тәмамланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар