Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
10 көн калды
Металл конструкцияләр җитештерүче предприятие Түбән Камада үз эшен башлаячак
Икътисад
  • 28 Декабрь 2018 - 12:59
  • Караулар: 38
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссиясе һәм ТР Инвестицион советының уртак утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар биш инвестпроектны карадылар: Чистай һәм Чаллыдан  - икешәр һәм бер проект -  Түбән Камадан.

“Чистай” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә цех төзү турында проектны Кытайның “Цзинь Фэн” компаниясе тәкъдим итте.

“Технология успеха” компаниясе Чистайда теплица комплексын төзүне планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 50 эш урыны булдыру планлаштырыла.

“Дарлетто” компаниясе “Чаллы”  социаль-икътисадый үсеш территориясендә джем җитештерү буенча предприятие төзү проектын тәкъдим итте.

Шулай ук “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясендә “Мет-Лайн” компаниясе металлконструкцияләр җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Предприятиедә 80 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Төзелеш өчен металл конструкцияләр җитештерүче “Оргнефтехим-Строй” компаниясе үзенең проектын гамәлгә ашыру өчен “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен сайлады.

Барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары нигезендә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*