Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Беренче унлыкта: Германия эшмәкәрләре Түбән Камага сәфәрләрен ешайткан
Икътисад
  • 30 Ноябрь 2018 - 09:42
  • Караулар: 37
"Аэроклуб» эшлекле туризм агентлыгы экспертлары француз һәм немец бизнес вәкилләренең авиабилетларны броньлауларына  анализ ясаган һәм кайсы шәһәрләргә  аларның ешрак сәяхәт итүләрен ачыклаган. Беренче унлыкка  Түбән Кама да кергән.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алман компанияләре вәкилләре Россия буенча активрак сәяхәт итә: ел башыннан алар төрле шәһәрләргә 55 меңнән артыграк очканнар,  француз компанияләре хезмәткәрләре 20 меңгә якын авиабилет алган.

Немец эшмәкәрләре үз иткән иң популяр шәһәр — Мәскәү, башкалага барлык очышларның 28% туры килә. Санкт-Петербургка немец компанияләренең 9% хезмәткәрләре килгән. Екатеринбургка рейсларга ихтыяҗ 3% тәшкил иткән. Шулай ук иң популяр 10 шәһәр исемлегенә Казан (ихтыяҗ 8% ка кимегән), Сочи (ихтыяҗ 3% ка арткан), Самара (ихтыяҗ 15% ка арткан), Түбән Кама (ихтыяҗ 18% арткан) керә, Новосибирскига алман компанияләре хезмәткәрләре 2018 елда 12% ка күбрәк оча башлаган, ә Воронежга очу ихтыяҗы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24% ка арткан.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда немец эшмәкәрләре арасында иң популяр юнәлешләр үзгәрмәгән диярлек, 2016 елда популяр булган  Ростов һәм Уфа шәһәрләре генә исемлектән төшеп калган. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар