Рус Тат
Эшмәкәрләрне эшлекле төшке ашка чакыралар
Икътисад
  • 05 Ноябрь 2018 - 16:23
  • Караулар: 16
8 ноябрь көнне Түбән Камада 12: 00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр "Эшлекле төшке аш"  проектының чираттагы очрашуы узачак. Очрашу темасы: "Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды проектларына ярдәм итү юнәлешләре һәм механизмнары".

Кунаклар буларак агентлык җитәкчесе Булат Хаҗиәхмәтов һәм фондның инвестицияләр җәлеп итү буенча җитәкчесе Марат Хөсәенов чакырылган. "Очрашу программасында  -  инвестицион проектлар буенча фикер алышу һәм аларга ярдәм итү", - диләр оештыручылар.

Катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри, ул  8 800-700-23-24 (104)  телефоны буенча башкарыла,  e-mail: biz.mfz@tatar.ru.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*