Рус Тат
Түбән Камада Инвестицион советның чираттагы утырышы узды
Икътисад
  • 01 Ноябрь 2018 - 16:23
  • Караулар: 29

Түбән Камада Инвестицион советның чираттагы утырышы үтте. Утырышны Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин уздырды. Әлеге утырышта гомуми күләме 386 млн сум тәшкил иткән, расланган очракта шәһәр территориясендә 122 яңа эш урыны булдыруга мөмкинлек бирәчәк 5 проект каралды.

Түбән Кама Инвестицион советы 2016 елның ноябрь ахырында оешты, ул район территориясе өчен актуаль булган преоктларны карый  һәм аларны тормышка ашыруга ярдәм итә. Сүз салым салу, ярдәм чаралары һәм төрле грантлар өлешендә дәүләт преференцияләрен алу турында бара. Ике ел эчендә  Түбән Каманың Инвестицион каталогы 45 проект белән тулыланган, гомуми инвестицияләр күләме 34,21 млрд   сум тәшкил итә, эш урыннары саны -  3639. Тәкъдим ителгән проектларны гамәлгә ашыру вакыты -  2017-2028 еллар. Бүгенге көндә әлеге проектлар кысаларында 432 эш урыны булдырылган һәм 3,7 млрд сум инвестиция  кертелгән. 


Беренче проект металл конструкцияләрне эшкәртү һәм металл эшләнмәләрне буяу белән бәйле. Әлеге бүлекчә Түбән Кама һәм Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре өчен металл конструкцияләр җитештерү  чылбырына керергә тиеш. Проектны тормышка ашыру 2021 елда планлаштырыла, инвестицияләрнең гомуми күләме – 53,5 млн  сум. Булачак предприятиенең куәте  -    елына 4800 тонна металл конструкциясе җитештерү, уртача хезмәт хакы  -  42 мең сум, эш урыннары саны - 27. 

Чиләбе эшкуарлары тәкъдим иткән икенче проект "Гаилә " паркында күзәтү тәгәрмәче төзү һәм урнаштыруны күздә тота. Проект буенча конструкциянең биеклеге 42 метр тәшкил итә. Шундый заманча аттракционнар хәзер Тулада төзелә, аларны Әстерханда һәм Уральскида төзү дә  планлаштырыла. Проектның бәясе  -   70,12 млн  сум, эш урыннары саны - 25. Ел дәвамында эшмәкәрләр тарафыннан тәкъдим ителәчәк хезмәтләр күләме 26 млн сум булыр, дип бәяләнә.

Түбән Каманың эре сәнәгать предприятиеләре объектларында төп подрядчыларның берсе булган «Энергосила-М» ҖЧҖ чираттагы проектын  тәкъдим итте  -   инженерлык металл конструкцияләре җитештерүне булдыру. Предприятие 500 төргә якын продукция эшләп чыгарырга планлаштыра, алар арасында – блок-бокслар, шкафлар, таянычлар, бүгенге көндә аларга Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә ихтыяҗ зур. Инвестицияләрнең гомуми күләме 55 млн сум тәшкил итә, проектны 2021 елда тормышка ашыру планлаштырыла.


Эре тоннажлы үлчәүләр  җитештерүне «КИП-сервис» предприятиесе  тәкъдим итте. Мондый үлчәүләргә сәнәгать предприятиеләрендә ихтыяҗ зур. Проектның беренче этабын 2020 елга тәмамлау күздә тотыла, ә  инвестицияләр 50 млн сум күләмендә бәяләнә.

"АгропромТехснаб" ҖЧҖ - "Элеватор" икмәк кабул итү предприятиесе тәкъдим иткән соңгы проект кулланучыларга икмәк кабул итү пунктын, киптерү, төяү, сортировкалау һәм ашлык төяп җибәрүне оештыруны күздә тота. Проект инициаторлары сүзләренә караганда, элеваторга авыл хуҗалыгы структуралары вәкилләре кирәк. Кулланучылар - Татарстанның гына түгел, Россиянең дә эре икмәк комбинатлары һәм ритейлерлары. Кама Аланында гамәлгә кертелергә  тиешле проект өчен 157 млн  сум акча кирәк булачак. Әлеге проект әлегә инвестсовет утырышында кабул ителмәде, аны,  җентекләп өйрәнгәннән соң,  тагын бер тапкыр караячаклар. 

"Бу проектларның барысы да максатчан күрсәткечләргә ия булырга тиеш, алар контрольдә тотылачак, - дип ассызыклады Айдар Метшин йомгаклау сүзендә.- Без бу проектларның гамәлгә ашырылып кына калмыйча, алга таба да тотрыклы булуы яклы".

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*