Рус Тат
Россия электрон паспорты нинди булачагы билгеле
Икътисад
  • 22 Октябрь 2018 - 09:25
  • Караулар: 41
Россия электрон паспорты нинди булачагы билгеле булды. Бу хакта ТАСС яза.

Россия гражданины паспортының яңа формасы, гадәти кәгазь гомумгражданлык паспортындагы кебек үк, фотография, бармак эзләре турындагы мәгълүматны һәм аның электрон имзасын да үз эченә алачак.

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк. Монда СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һ.б. булыр дип планлаштырыла. Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

Бу документ ярдәмендә кешеләр дәүләт хезмәтләрен һәм реестрларын куллана алачак. Хезмәт күрсәтүләр турында язма электрон рәвештә теркәләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173154/
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*