Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Кама предприятиеләре үсеш юлында
Икътисад
  • 09 Октябрь 2018 - 09:35
  • Караулар: 44
Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев 2019-2024 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы турында  чыгыш ясады. Чыгыш кысаларында ул сәнәгать производствосы үсешен билгеләп үтте һәм Түбән Кама предприятиеләренең үсеш планы белән дә таныштырды.

Әйтик, агымдагы елда Түбән Камада "ТАНЕКО " заводында премиум-класслы бензин җитештерүгә керешү планлаштырыла. Яңа җайланма эшкәртелә торган нефть күләмен 14 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. "ТАИФ-НК" компаниясе авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны тәмамлый. "Түбән Кама Нефтехим" ел ахырына кадәр модернизацияләнгән җайланманы төзеп бетерергә, ә 2019 елда елына 60 мең тонна синтетик каучук җитештерү проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Шин комплексында шулай ук җитештерүне арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

2021 елга " ТАИФ" компаниясе "Түбән Кама Нефтехим"да 495 МВт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзүне планлаштыра. Анда, үз чиратында, 2022 елда  яңа ЭП-600 производствосын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Билгеле булганча, бүгенге көндә республикада алгарышлы социаль-икътисадый үсешнең дүрт территориясе эшли. "Түбән Кама" АСИҮТ  3 резидентны теркәде. Тулаем алганда, дүрт АСИҮТ эшчәнлеге 10 ел дәвамында 17 меңнән дә ким булмаган даими эш урыны булдырырга һәм 62 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип планлаштырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*