Рус Тат
Түбән Кама социаль-икътисадый үсеш стратегиясе өчен тавыш бирик
Икътисад
  • 09 Октябрь 2018 - 15:08
  • Караулар: 34
Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе федераль конкурсның ярымфиналында иң яхшыларның берсе дип танылды. Хәзер җиде катнашучы  арасында онлайн-тавыш бирү уза.

Татарстаннан тыш, конкурсның финалына Самара, Киров, Томск, Тамбов, Белгород өлкәләре һәм Алтай Республикасы узган. Бүгенге көндә Түбән Кама районы 5нче урында  тора. Тавыш бирүдә әлегә 548 түбәнкамалы катнашкан. Тавыш бирү https://www.menti.com/  сайтында алып барыла. 

Конкурсның финалы 22 октябрьдә Санкт-Петербургта Гомумроссия стратегик планлаштыру форумында узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*