Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
"Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ биологик чистарту корылмаларын төзекләндерүнең икенче этабына 2,5 млрд сумнан артыграк күләмдә акча тотачак
Икътисад
  • 08 Октябрь 2018 - 15:21
  • Караулар: 68

Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшләү белән бергә  «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ әйләнә-тирәгә зарарлы йогынтыны киметүгә дә зур игътибар юнәлтә. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе  кысаларында предприятиенең генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы (персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча)  Родион Булашов чыгыш ясады.

Компания биологик чистарту корылмаларын  50 елдан артык  үз балансында тота, аларда предприятиеләр агынты суларыннан тыш, шәһәр хуҗалык-көнкүреш сулары да чистартыла. Бүгенге көндә биологик чистарту корылмаларын  реконструкцияләү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта эшнең икенче  чираты  - агынты суларны механик чистарту узелы төзекләндерелә.  Планлаштырылган капиталь чыгымнар 1 млрд  сум тәшкил итә,  реконструкциянең икенче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә,  механик чистартудан соң, химик элементлар белән пычранган су агынтысында  углеводородлар концентрациясе кимиячәк, бу атмосфера һавасының торышын сизелерлек яхшыртачак.

.



Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышында 12 километр озынлыктагы коллектор төзү дә планлаштырыла. Моның өчен 1,6 млрд сум күләмендә акча тотылачак.

Предприятиенең зур казанышларыннан берсе булып,  ике яңа пиролиз мичен эшләтеп җибәрү тора. Алар элеккеге дүрт мичне алмаштыра. Аларны кулланылышка кертү  ягулык газын  файдалануны  һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә мөмкинлек бирә. 


Биредә 600 мең тонна егәрлекле этилен җитештерү  заводы төзелеше проектын тормышка ашыру эше дә алып барыла. Проект әйләнә-тирә мохиткә зарарлы матдәләр чыгаруны минималь күләмгә җиткерүгә нигезләнгән. "Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдырылачак, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре артачак, бу безнең шәһәрнең киләчәк үсеше өчен дә яңа мөмкинлекләр бирәчәк», - дип билгеләп үтте Родион Булашов.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*