Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Республикада “Лизинг-грант” программасы конкурсына гаризалар кабул ителә
Икътисад
  • 08 Октябрь 2018 - 10:59
  • Караулар: 42
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, “Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. 

Конкурста катнашу өчен гаризаларны кәгазь вариантта Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үсеш программасын гамәлгә ашыру үзәгенә 2 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Субсидияне лизинг буенча аванс түләүләренә һәм конкурсант эшчәнлегенең вакытына һәм төренә бәйле суммалар кысаларында алырга мөмкин. Җиңүчеләр җиһаз алуга  лизинг килешүе буенча беренче кертемне түләүгә субсидия алачаклар.

Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт, 125нче бүлмә.

Кабул итү вакыты: дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә, җомга - 9.00 - 16.45 сәгатьләрдә.

Белешү   өчен телефон: 8(843) 524-90-90.


2017 елда Түбән Кама моношәһәренә «Лизинг-грант» программасы буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт финанс ярдәмен гамәлгә ашыруга 22,2 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*