Рус Тат
Президент катнашында: "Түбән Кама Нефтехим" предприятиесе электр станциясе төзү өчен 240 млн евро кредит алуга килешү имзалады
Икътисад
  • 04 Октябрь 2018 - 08:30
  • Караулар: 29
3 октябрьдә  Мәскәүдә "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумы кысаларында "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ 2033 елга кадәр исәпләнгән 240 млн  евролык  Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисына озак срокка  кредит килешүен имзалады. Кредит линиясе чаралары "Сименс" белән 495 МВт куәтле яңа электр станциясен төзү проектын гамәлгә ашыруны финанслауга юнәлдерелә.

Стратегик программаның төп проектларының берсе булып,  елына 600 мең егәрлекле яңа этилен комплексын төзү тора.

Килешүгә имзаларын "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Дойче Банк АГ вәкиле Даниэль Шманд куйдылар. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. 

Бу  -  агымдагы елда «Түбән Кама Нефтехим» өчен Deutsche Bank оештырган икенче кредит килешүе. Беренче (807 миллион еврога якын суммага) килешү  25 майда Халыкара Петербург икътисадый форумында имзаланган иде.

Фото: http://tatarstan.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*