Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы җиңүчеләре арасында Түбән Кама җитештерүчеләре дә бар
Икътисад
  • 20 Сентябрь 2018 - 13:28
  • Караулар: 54
«Татнефть» компаниясенең  KAMA TYRES шин комплексы продукциясе кабат  «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты һәм дипломанты дип танылды. Конкурска йомгак Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ясалды.

Ел йомгаклары буенча конкурс лауреатлары булып,  «Түбән Камашин» ГАҖ, Түбән Кама тоташ металл кордлы шин җитештерү заводы,  Түбән Кама йөк машиналары өчен шин җитештерү заводлары танылды.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсының 1нче дәрәҗә дипломанты булып,  195/65R15 Viatti Brina V-521 маркалы шин – яңа  инновацион продукт танылды, ул борылышта хәрәкәт  иткәндә шиннарның җир белән тоташу  үзлеген арттырырга сәләтле, шулай ук тавыш дәрәҗәсен  киметергә  һәм автомобильнең тотрыклылыгын арттырырга да  ярдәм итә. 

«Түбән Кама механика заводы» АҖ җитештергән  продукцияләр  1нче һәм 2нче дәрәҗә дипломнарга лаек  булды. 

Республика конкурсы ел саен «Россиянең иң яхшы 100 товары " программасы кысаларында үткәрелә. РФ башка субъектлары арасында Татарстан программаны гамәлгә ашыруда әйдәп баручы буларак танылды. Быел 205 предприятие-җитештерүче, оешмалар, учреждениеләр һәм республика халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 451 гариза кабул ителгән булган. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар