Рус Тат
Түбән Камада Татарстан һәм Тюрингия хезмәттәшлеге кысаларында машина төзелешендә заманча технологияләргә багышланган семинар үтте
Икътисад
  • 11 Сентябрь 2018 - 16:06
  • Караулар: 41
Татарстан һәм Тюрингия хезмәттәшлеге кысаларында Түбән Камада «Немец машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе» дигән семинар үтте.


Анда Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең 40 тан артык вәкиле һәм Германиянең икътисадый яктан аеруча алга киткән федераль төбәге булып саналган Тюрингия предприятиеләре делегациясе катнашты.

Фикер алышуда компанияләрдә инновацияләр, цифрлаштыру инструментларын куллану, 3D-басма үзенчәлекләре, экология мәсьәләләре һ.б. актуаль темалар күтәрелде.



"Германиянең яшел йөрәге" - Тюрингия җире дәүләтнең иң үзәгендә ята. Һөнәр һәм сәүдә төбәге мондый атаманы тюринглар кабиләсеннән алган, алар бу территориядә бишенче гасырдан яшәгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*