Рус Тат
Түбән Кама делегациясе тугандаш Мерсин шәһәренә эш сәфәре кыла
Икътисад
  • 20 Июль 2018 - 10:58
  • Караулар: 41

Октябрь аенда муниципаль район территориясендә Түбән Кама халыкара инвестицион форумы узачак.

Форум кысаларында Татарстан һәм Түбән Каманың инвестиция проектлары күргәзмәләре эшләячәк, «Пионер» индустриаль паркын ачу тантанасы, пленар утырыш үтәчәк. Биредә чит ил компанияләре белән берлектә инвестпроектлар тормышка ашыру, «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть» предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, яңа инвестиция проектларын кадрлар белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр каралачак. 


  
Әлбәттә, форум зур әзерлек таләп итә. Бүгенге көндә форумда катнашачак ил вәкилләре белән сөйләшүләр бара. Шул уңайдан Түбән Кама делегациясе Төркиягә өч көнлек эш сәфәренә китте. Кичә алар Мерсин хакимияте вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән очраштылар. Очрашуда биредәге башкарма комитет җитәкчесе белән ике шәһәр арасында инвестицион үсештә уртак планнар турында фикер алышынды.


Билгеле булганча, Мерсин һәм Түбән Кама 2014 елдан – тугандаш шәһәрләр. Мерсин провинциясендә җиләк-җимеш, яшелчәләр, бөртеклеләр үстерәләр. Моннан тыш, ул – зур порт, эре логистика үзәге һәм сәнәгать шәһәре. Тугандаш шәһәрләр арасындагы икътисадый багланышлар ике як өчен дә файдалы. Эш сәфәрендә түбәнкамалылар Мерсиндагы иң эре сәнәгать мәйданында, сәүдә- сәнәгать палатасында булдылар, төрек эшмәкәрләрен Түбән Камага чакырдылар.

   






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*