Рус Тат
Түбән Камада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен махсус семинар оештырылды
Икътисад
  • 18 Июль 2018 - 16:46
  • Караулар: 35
Семинарда биржа мәйданчыклары белән эшләү мәсьәләләре өйрәнелде.

Семинарны муниципаль заказ урнаштыру буенча җирле бүлек үткәрде. Анда ТР дәүләт заказы буенча агентлык вәкилләре дә чыгыш ясады. “Мондый укуларны бары тик семинар кысаларында гына үтәргә мөмкин, http://bp.zakazrf.ru сайтында укыту каралмаган”, -диләр оештыручылар.

Мондый очрашу Түбән Камада әле беренче тапкыр гына үтте, киләчәктә тагын оештырылырмы –билгесез. Шулай да семинар оештыру кирәк дип саналган очракта һәм катнашу өчен гаризалар тапшырылса, мондый укулар кабаттан үтәчәк.
Гаризаларны телефон аша 8(8555) 41-53-27 номерына шалтыратып яисә timur.tarasov@tatar.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*