Рус Тат
Яңа икътисадый проектлар өйрәнелде
Икътисад
  • 17 Июль 2018 - 11:02
  • Караулар: 58

Түбән Камада яңа аттракцион төзү ниятләнә. Бу турыда бүген Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляевның инвесторлар белән узган киңәшмәсендә хәбәр ителде. Яңа күзәтү тәгәрмәчен “Гаилә” паркында урнаштырырга уйлыйлар. 



Очрашуның икенче өлешендә Төркия компаниясе вәкилләре тәкъдиме тыңланды. Компания Татарстанда укмашкан магнезит порошок чыгару белән шөгыльләнергә ниятли, проектны тормышка ашыру урыны буларак Түбән Каманы да күрә.
Соңрак очрашуда катнашучылар елга порты, тимер юл тупигы һәм таможня кебек объектларда булдылар, чөнки проектны тормышка ашыруда техник яктан нәкъ менә әлеге объектларның әһәмияте зур.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*