Рус Тат
Түбән Каманың яшь эшмәкәрләре Яр Чаллы шәһәрендә булып кайттылар
Икътисад
  • 17 Июль 2018 - 09:54
  • Караулар: 31

Узган шимбәдә Түбән Каманың Яшь эшмәкәр мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә кыска сроклы курсларда булып кайттылар. Бирегә Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга шәһәрләреннән барлыгы 100дән артык булачак эшмәкәр җыелган иде.

Бүгенге көндә Түбән Каманың Яшь эшмәкәр мәктәбендә 58 кеше белем ала, укучылар саны буенча ул бары Яр Чаллы шәһәреннән генә бераз калыша. 


Көн дәвамында барган 6 сәгатьлек курсларда булачак эшмәкәрләр бизнес нигезләренә, атап әйткәндә, сәүдә челтәрендә маркетинг, брэндинг мәсьәләләренә өйрәнделәр, бу эштә аларга 4 спикер ярдәмгә килде. Теория гамәли эшләр белән дә үрелеп барды. Моннан тыш, әлеге очрашу күпләр өчен яңа мәгълүмат туплау, танышу, аралашу өчен мөһим бер чара булып торды. 


Киләсе шундый укулар өч атнадан соң узачак. Ә август ахырында исә булачак эшмәкәрләр каршында зур бурыч - үз проектларын яклау эше тора.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*