Рус Тат
15 Май 2019
19:00 - 20:30
19 көн калды
Түбән Кама делегациясе Екатеринбургта “Иннопром” халыкара форумында катнаша
Икътисад
  • 10 Июль 2018 - 11:48
  • Караулар: 197
Бу минутларда Түбән Кама делегациясе Екатеринбургта “Иннопром” халыкара форумында катнаша. Форум дөньяның 95 иленнән, Россиянең 59 регионыннан вәкилләрне берләштерә. Биредә сәнәгать предприятиеләре, дилерлык компанияләренең 50 194 хезмәткәре, 1500 журналист катнаша.

Түбән Кама вәкилләре форумда Түбән Каманы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе буларак тәкъдим иттеләр.



Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев "Экоменеджмент" компаниясе инвесторлары белән төзелгән килешүне дә имзалады. Килешү нигезендә, компания безнең территориядә 2018 елда үз җитештерү объектын төзиячәк. Предприятие сәнәгать һәм медицина калдыкларын эшкәртү белән шөгыльләнәчәк, анда 25 кеше хезмәт куячак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*