Рус Тат
Сентябрь аенда Түбән Камада халыкара икътисадый форум үтәчәк
Икътисад
  • 15 Май 2018 - 10:09
  • Караулар: 64

Россиянең алгарышлы социаль- икътисадый үсеш статусына ия тагын 59 шәһәре арасында көндәшлеккә ничек сәләтле булырга? Бу хакта район җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев сөйләде. “Потенциаль инвесторлар инвестиция мәйданчыклары сайлауда зур мөмкинлекләргә ия, - дип белдерде ул. – Безгә проектларны гамәлгә ашыруга комплекслы якын килергә кирәк. Территориябезне Россия һәм халыкара аренада танытуга аерым игътибар юнәлтү зарур”.

Радмир Беляев хәбәр итүенчә, бу максатларда Түбән Камада сентябрь аенда халыкара инвестицион форум уздыру планлаштырыла. Анда Россиянең төрле регионнарыннан, шулай ук чит илләрдән, тугандаш шәһәрләребез булган Мармарис, Мерсин (Төркия), Мэйшань (Кытай) шәһәрләреннән вәкилләр катнашуы көтелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар