Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Инвестсовет утырышында Түбән Камада Европа тибындагы сәламәтләндерү комплексы төзү проекты каралды
Икътисад
  • 19 Апрель 2018 - 09:33
  • Караулар: 89

Түбән Камада Инвестицион советның чираттагы утырышы үтте. Утырышны Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин уздырды. Җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге утырышта гомуми күләме 600 млн сум тәшкил иткән, расланган очракта шәһәр территориясендә 277 яңа эш урыны булдыруга мөмкинлек бирәчәк 6 проект каралды.

Эшмәкәрләр тәкъдим иткән алты проектның өчесе җитештерү тармагына карый: алар “Түбән Кама”(“ Нижнекамск”) сәнәгать паркы териториясендә резина калдыкларын икенчел эшкәртеп, каучук җитештерү, төзелеш калдыкларын эшкәртү, сәнәгать һәм медицина калдыкларын утильләштерү буенча яңа заводлар булдыру хакында.



Калган өч проект социаль өлкәгә карый.  Шуларның берсе – шәһәр территориясендә Европа аналоглары тибында сәламәтләндерү комплексы булдыру. Проект буенча, биредә 20дән артык төрле мунча, берничә бассейн (шулай ук ачык һавада да), аттракционнар, массаж бүлмәләре һәм башка процедура кабинетлары булдыру каралган. Эшмәкәрләр әлеге сәламәтләндерү үзәгенә йөрү бәяләрен дә исәпләгән: эш көннәрендә аның сәгате -120 сум, ял көннәрендә 200 сум тәшкил итәчәк, пенсионерларга ташламалар булачак. Проектны тиз арада эшләтеп җибәрү өчен Яшьлек урамында төзелеп бетмәгән мәдәният үзәге бинасын тәкъдим иттеләр.

Икенче проект – шәһәр җирлегендә физкультура-сәламәтләндерү комплексы булдыру. Бүгенге көндә Түбән Кама фитнес-үзәкләрендә урыннар җитмәү сәбәпле, бу проект та бик актуаль.

Өченче проект Кама Аланы бистәсендә сәүдә һәм спорт-сәламәтләндерү үзәген ачу мәсьәләсен колачлый. Проектны гамәлгә кертүдә финанс кыенлыклары туганга күрә, утырышта катнашучылар бу темага бәхәсләшеп тә алдылар. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге әлеге эштә булышлык күрсәтәчәгенә ышандырды.

Утырышта тәкъдим ителгән барлык проектлар да хуплау тапты. Якын киләчәктә алар Түбән Кама муниципаль районы инвестицияләр проектының бердәм каталогына кертеләчәкләр һәм аларны тормышка ашыру эшләре башланачак, әлегә исә документлар әзерләү эшләре планлаштырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*