Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Наталья Таркаева яңа проект кысаларында Түбән Камада юллар төзекләндереләчәге турында хәбәр итте
Икътисад
  • 10 Апрель 2018 - 14:59
  • Караулар: 87

Август аенда Кытайның “Камасталь” компаниясе Түбән Камада буялган рулонлы корыч җитештерүнең беренче этабын башлап җибәрәчәк, дип яза “Татар-информ”. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте. 

“Инде хәзердән компания өлешчә кертемнәр үткәрә. АСИҮТ статусына ия булганнан соң, җиһазлар сатып алыначак. Кытайлылар тарафыннан бөтен нәрсәләр әзерләнгән һәм җибәрү өчен әзер. Әлегә ремонт эшләре бара, август аенда беренче этапны эшләтеп җибәрәчәкләр”, - дип белдерде спикер.

Беляев сүзләренчә, беренче этапта инвестиция кертемнәре 400 млн сум тәшкил итәчәк, шәһәр күләмендә 50 эш урыны булдырылачак. Икенче этапта кытайлылар үз корычларын буяу эшенә керешергә планлаштыралар, моның өчен тагын 200 млн сум күләмендә инвестиция кертелеп, 30га якын эш урыны булдырылачак.

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева моңа өстәп, Түбән Кама районында юлларны ремонтлау эшләре башкарылачагын да хәбәр итте. Сүз Түбән Камага Чистай ягыннан керә торган юл хакында бара.
Башта компания үз заводын Яр Чаллы шәһәрендә төзергә булган, аннары фикерен үзгәртеп, Түбән Каманы сайлаган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар