Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней
Түбән Камада авыл хуҗалыгында заманча технологияләр куллануга багышланган зона семинары үтте
Икътисад
  • 30 Март 2018 - 08:43
  • Караулар: 82

Семинарда эре агрохуҗалык вәкилләре, шулай ук Тукай, Алабуга, Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы агрономнары катнашты. 

Киңәшмә агросәнәгать көллиятендә узды. Катнашучыларны сәламләү сүзе белән көллият директоры Сергей Титов чыкты. Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин семинарны ачып, агросәнәгать секторында заманча технологияләр куллануның аеруча хәзер, язгы кыр эшләренә әзерлек барышында, гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Утырышта “Сабан рапсын игү һәм саклау” темасына лекция укылды, ә «Синергия» компанияләр төркеме директоры Рүзәл Әхмәтҗанов яңа төр ашламалар куллану турында үз тәҗрибәсен уртаклашты.

Киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә көн кадагында торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар