Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Түбән Камада Россия моношәһәрләре үсеш фонды вәкилләре һәм ТР икътисад министры катнашында киңәшмә үтте
Икътисад
  • 28 Март 2018 - 14:17
  • Караулар: 60

27 март көнне Түбән Камага эш сәфәре белән ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев, Россия моношәһәрләре үсеш фонды гендиректоры урынбасары Сергей Карпов, моношәһәрләр үсеш фонды департаменты җитәкчесе Михаил Каминский килделәр. Эш сәфәренең максаты – Түбән Камада төзелеп килүче “Түбән Кама” (“Нижнекамск”) һәм “Пионер” сәнәгать парклары белән танышу, биредә үз җитештерүләрен гамәлгә ашырачак резидентлар белән очрашып, фикер алышу.

Башта делегация “Пионер” сәнәгать паркын карады. Бу- хосусый сәнәгать паркы, ул элеккеге кирпеч заводы базасында төзелә. Паркның бүгенге көндә төп резиденты - “Камасталь” предприятиесе. “Түбән Кама” (“Нижнекамск”) сәнәгать паркында исә бүгенге көндә сигез резидент исәптә тора. Паркны быел көз ачып җибәрергә планлаштыралар.

Әлеге парклар эшчәнлеге турында тулырак фикер алышу эшлекле киңәшмәдә дәвам итте. Биредә, санап үтелгән вәкилләрдән тыш, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең районның инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Беляев һәм әлеге паркларда резидент булырга теләүче Түбән Кама компанияләре җитәкчеләре катнашты.

“Түбән Кама” (“Нижнекамск”) сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин белдерүенчә, агымдагы елның май аеннан биредә дүрт резидент үз объектларын төзүгә керешәчәк. Билгеле булганча, Түбән Камада инвестиция проектлары каталогы булдырылып, анда 29 потенциаль резидент теркәлде. Радмир Беляев хәбәр итүенчә, бүгенге көндә беренче резидентларга ТОСЭР резиденты статусы бирү өчен документлар әзерләнә.

Сергей Карпов башкарма комитет тарафыннан Түбән Каманы моношәһәр буларак үстерү барышында сәнәгать мәйданчыкларында резидентларга шартлар тудыру эшен уңай бәяләде. 

Утырыш барышында шулай ук “Пионер” сәнәгать паркы территориясендә илтүче юлны төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды.
www.business-gazeta.ru материалларыннан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар