Рус Тат
“Түбән Кама” сәнәгать паркы төзелеш мәйданында күчмә киңәшмә узды
Икътисад
  • 13 Март 2018 - 16:52
  • Караулар: 96

Бүген Түбән Камада “Моношәһәрләр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешмасы директоры Илья Кривогов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрид Габделганиев катнашында “Түбән Кама” сәнәгать паркы төзелеш мәйданында күчмә киңәшмә узды.

“Түбән Кама” сәнәгать паркы – бу гомуми инфраструктура һәм бердәм системага берләштерелгән югары технологияләр кулланылучы дистәләгән заманча җитештерү объектлары.“Түбән Кама” сәнәгать паркының төп идеясе – җитештерүнең заманча тармагын "нульдән башлап" оештырып җибәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру.

Төзелешнең беренче этабында паркның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итә, биредә резидентлардан 2,4 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертелеп, 500дән дә ким булмаган эш урыны булдыру фаразлана.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов сүзләренчә, май аена биредә кабельләр сузылып, подстанцияләр урнаштырылырга һәм аларны эшләтеп җибәрү эшләре башланырга тиеш. Төзелеш эшләре ноябрь аена төгәлләнергә тиеш.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*