Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
“ТАНЕКО” предприятиесе экологияне саклаудагы эшчәнлеге өчен бүләккә лаек булды
Икътисад
  • 01 Март 2018 - 13:20
  • Караулар: 162

Предприятие “Россиядә 2017 елда табигатьне саклау эшчәнлегендә лидер” конкурсы кысаларында “Экология җаваплылыгы өчен” номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге дәрәҗәле бәйге ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә www.advis.ru

Экспертлар комиссиясе составына федераль министрлыклар, Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы профильле комитетлары вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, галимнәр, Россиянең иң эре югары уку йортлары ректорлары керә.

Түбән Камада нефть эшкәртү комплексының беренче этабын төзү барышында гына да табигатьне саклау технологияләрен гамәлгә ашыру өчен, тулаем алганда, 26 миллиард сумнан артык акча тотылды. Бу предприятиенең атмосферага, су ресурсларына һәм туфракка тискәре йогынтысын күпкә киметергә ярдәм итте.

Бүгенге көндә “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте икътисад күрсәткечләре буенча да, экологияне саклау ягыннан да Россиянең иң заманча предприятиесе булып тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*