Рус Тат
Айдар Метшин ТР Икътисад, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак коллегиясендә чыгыш ясады
Икътисад
  • 28 Февраль 2018 - 09:54
  • Караулар: 89

Түбән Кама шәһәр икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 25,5 процентка арттырырга планлаштыра. Биредә 3 мең өстәмә эш урыны булдырылып, инвестицияләр күләме 7,5 млрд сумга җитәчәк. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясендә Айдар Метшин җиткерде. 

«Бүгенге көндә бездә инвестицияләренең гомуми күләме 4,7 млрд сумга җиткән, Түбән Кама территориясендә 650 эш урыны булдырырлык, югары дәрәҗәдә әзерлекле җиде резидентның гаризасы бар», - дип белдерде Айдар Метшин. Биредә сүз Түбән Каманың күптән түгел алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы алуы һәм шуның нәтиҗәсендә инвесторларга өстәмә мөмкинлекләр ачылуы турында бара.

Әлеге шартлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәләренә дә туры килә. Үз чыгышында илбашы районнарда сәнәгать мәйданчыклары булдыру белән бергә, аларны резидентлар белән тәэмин итү кирәклеген дә ассызыклады. "Кече һәм урта бизнес үссен өчен, сәнәгать мәйданчыклары булсын, дигән идек. Бүген аларның саны 63. Ун районда сәнәгать мәйданчыклары бөтенләй юк,” -дип белдерде Рөстәм Нургалиевич. “Ә мин һәр муниципаль берәмлектә алар берничә булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар да бар, әмма район үзәкләрендә, торак пунктларда производстволар булдыра алырлык кешеләр бар. Шуңа күрә андый мәйданчыклар кирәк", - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шул ук вакытта тагын бер проблема бар. Алты районда муниципаль мәйданчыкларда бары тик 1-2 резидент кына эшли. Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары - шундыйлар исәбендә. "Болай булырга тиеш түгел, дип саныйм. Икътисад министрлыгы моңа игътибар юнәлтергә тиеш: без мәйданчыклар булдыру максатын гына куймадык, алар эшләргә тиеш. Анда резидентлар булырга тиеш", -дип белдерде республика Президенты.

http://president.tatar.ru/ материалларыннан.
Сергей Елагин фотосы.









Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*