Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 12 дней
Уралның “Эко Лидер” компаниясе Түбән Камада үз җитештерү предприятиесен ачарга ниятли
Икътисад
  • 20 Февраль 2018 - 14:00
  • Караулар: 122

Уралның “Эко Лидер” ҖЧҖ компаниясе Түбән Камада тотылган аккумуляторлар һәм терекөмешле лампаларны эшкәртү предприятиесе ачарга ниятли. Бу хакта җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте. 

Шушы көннәрдә Радмир Беляев һәм “Түбән Кама”сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин Сочида Россия инвестицион форумында булып кайттылар. Алар күргәзмәдә сәнәгать паркы һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе буларак Түбән Кама шәһәре презентациясен тәкъдим иттеләр. Радмир Беляев сүзләренчә, Урал инвесторларында безнең парк кызыксыну уяткан һәм алар Түбән Камада үз җитештерү объекты булдыру тәкъдиме белән чыкканнар. Әлеге тәкъдим Түбән Кама районы инвестсовет утырышында каралачак.

Компаниянең үз эшчәнлегенең беренче этабында 40−50 млн сумлык инвестиция кертүе фаразлана, дип яза https://www.business-gazeta.ru/. 30 эш урыны булдыру күздә тотыла.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Түбән Кама алгарышлы үсеш территориясендә “Камасталь” һәм “КЭР” компанияләре резидент булырга планлаштыра. Аларның гаризалары 2018 елның беренче чирегендә каралачак.

Радмир Беляев хәбәр итүенчә, бүгенге көндә “Түбән Кама”сәнәгать паркы территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә керешкәннәр, федераль казнадан 100 млн сум күләмендә акча күчерелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар